Бу арада Чепья авылында ялгызы гомер итүче Галя Михайловна Захарованың бик шатлыклы көннәре.
80 яшьтән узган пенсионерның гозерен тыңлап, өй түбәсен алыштырганнар. 30 елдан артык урта мәктәптә утын ярып, мич ягып, идән юып хезмәт иткән Галя Михайловна "Труд" җәмгыяте директоры Рашит Һадиевка, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллинага, "Наз" үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиевага рәхмәт әйтеп туя алмый. Көзге яңгырлы көннәргә тыныч күңел белән керәм, дип сөенә ветеран.
Гөлсинә Животникова , Чепья авылы.
Нет комментариев