Гөлзифа кабаклары... яки кабак җыю тамашасы (+фото)
Төрлесе

Гөлзифа кабаклары... яки кабак җыю тамашасы (+фото)

Апам Гөлзифаның күпләр үрнәк алырлык бик күп матур сыйфатлары бар. Кайда нәрсә күрә шуны сынап карый, ясап карый, безгә дә өйрәтә. Әле Әлки ягындагы кодагыйларында бәрәңге урынына үскән кабакларны күргәч тә үстереп карау теләге белән орлыкларын алып кайта.

Быел менә бәрәңге бакчаларын киметеп кабак утырттылар.

Ике тапкыр чүбен утадылар да шушы көннәрдә уңышын да җыеп алдылар. Уңышы әз дә түгел күп тә түгел ике "Газель" генә булган.

Әле җыйганчыга кадәр җизни көн саен дүрт чиләк турап ашаткан.

Абыйларга да шактый өлеш чыккан. Фотоларына күз салыгыз, кайсын тәгәрәтеп, кайсын күтәреп олысы кечесе мәш килгәннәр. Кабак җыю тамашасын карарга күршеләр дә кергән. Сез дә карагыз әле.

Гөлсинә Животникова,
Чепья авылы.
Автор фотолары.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев