“Хезмәт”ебезгә беренче булып язылган кеше кайда яши
Төрлесе

“Хезмәт”ебезгә беренче булып язылган кеше кайда яши

Балтач бистәсендә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Мансур Хәсбиуллин 2017 елның икенче яртыеллыгы өчен "Хезмәт"кә беренчеләрдән булып язылды.

1 февральдән 2017 елның икенче яртыеллыгы өчен "Хезмәт" газетасына ташламалы бәядән язылу бара. "Хезмәт"кә алдан язылу 2017 елның 1 февраленнән ташламалы бәядән - 607 сум 56 тиеннән язылырга мөмкин.

"Хезмәт" битләрендә район яңалыкларын белеп, истәлекле даталар белән котлау биреп, фотосурәтләрдә танышларыгызның йөзләрен күреп, гаҗәеп кешеләр тарихлары белән танышып һәм төпле киңәшләр алып була. Әгәр сезнең өйгә безнең "Хезмәт" газетасы килсә, боларның барысы сезнең алда булачак. Шуңа да мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк, кадерле укучыларыбыз! Ә менә Балтач бисәсендә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Мансур Хәсбиуллин беренчеләрдән булып язылып райондашларыбызга матур үрнәк күрсәтте.

- Район газетасыннан башка булмый бит. "Хезмәт"кә бер генә елны да язылмый калганым юк. Исән булсам алдагы елларга да аерылырга исәп юк, - ди үзе дә газетабызның даими хәбәрчесе булган Мансур абый.

250

Нет комментариев