Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Ике килен-килендәш

Хөрмәтле укучыларыбыз! Яңа елдан газетабызда әнә шундый яңа рубрика ачарга булдык. Максатыбыз төрле гаиләләрдә үсеп, төрле тәрбия алып, бер нигезгә килен булып төшкән һәм шул көннән башлап, бер-берсе белән кыз туганнардай дус-тату булган, иң якын сердәшләргә әйләнгән килендәшләрне табу, аларны райондашларга таныту, яшьләргә үрнәк итеп күрсәтү.

Ышанабыз, янәшәбездә андый үрнәк-өлге булырлык килендәшләр бик күп, сезнең тарафтан кызыклы язмышлы, мавыктыргыч хатлар киләсенә тамчы да шикләнмибез. Бәлки бер йортка кайчандыр дуслар булган кызлар килен булып төшкәндер, бәлки апалы-сеңелле кызларга килендәшләр дә булу бәхете елмайгандыр, бәлки... Әйдәгез, авылыбыз урамнарын бер әйләник, танышларны барлыйк та, кулга каләм алыйк.
Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250