Иртә торып тышка чыксам... яки этләр һөҗүм башлады
Төрлесе

Иртә торып тышка чыксам... яки этләр һөҗүм башлады

Балтач бистәсендә сукбай этләр тагын шәхси хуҗалыкларга һөҗүм ясый.

Иртә торып тышка чыксам... дип җырлана җырларда. Әмма мин аның дәвамын башкача дәвам итәм. Чөнки бер көнне иртән торып тышка чыксам телсез калдым. Оядагы куянга, берничә тавыгыбызга сукбай эт һөҗүм иткән.
Каенлык ягында төзелеш бара торган объектта язын бала китергән бу ана эт беренчесен генә зыян салмый инде. Маллар жәл.
Биредә кичен күпме бала-чага уйный, аларга ташланса, ничек инде моңа бернинди чара юк. Янәсе, законы юк. Мәңгелек яра салгач, бәлки урындагы кеше малына зыян салгач, законы да табылыр...
Хәдичә әби
Балтач бистәсе

250

Нет комментариев