Иртәгә Балтач табиблары бәйрәм итә
Төрлесе

Иртәгә Балтач табиблары бәйрәм итә

Иртәгә, ягъни 14 июль көнне районыбызның игелекле хезмәт ияләре - табиблар һәм шәфкать туташлары, техник персоналлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узачак.

Балтачыбызның гүзәл почмагы булган "Сабантуй" ял паркында иртәгә медицина хезмәткәрләре бәйрәм итәчәк. Бәйрәм программасында алдынгыларны бүләкләү, җыр һәм биюләр, спорт чаралары да булачак.
Ял һәм күңел ачу чарасы 13.00 сәгатьтә башланачак.
Фото: spletnik.ru

250

Нет комментариев