Аны төшкә кадәр эчәргә кирәк.
Какао — тәмле эчемлек кенә түгел, ә файдалы үзлекләрнең чын хәзинәсе дә.
Ул:
— вируслардан саклый, энергия өсти;
— хәтерне яхшырта, баш мие эшен стимуллаштыра;
— канны чистарта, артык холестеринны чыгара;
— тире күзәнәкләренең үсүенә ярдәм итә, яраларны төзәтә һәм җыерчыкларны кисәтә;
— инфаркттан, инсульттан һәм диабеттан саклый;
— гемоглобин дәрәҗәсен күтәрә һәм анемияне кисәтә.
Какаоның аз гына күләме дә тиз туйдыра һәм артык калорияләргә китерми. Иң яхшысы — аны көннең беренче яртысында эчү.
Гөлия Мөгаллимова
Нет комментариев