Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Карга үлеме дип кенә карамыйк...

Ул көнне кара каргалар көтүләре белән очты.

Андый чакта безнең әбиләр хәерлегә була күрсен, дип әйтергә кушалар иде. Еш яуган яңгырларга бойкот игълан итеп очулары идеме, юеш көннең зәхмәте дигәндәй, берсе электр чыбыгына эләгеп, мәтәлә-кадала багана төбенә үк килеп төште, һәм шунда җан бирде. Яңгырлы көннәрдә электр баганалары тирәли чыр-чу килеп уйнап йөргән бала-чаганы кисәтү кебегрәк кабул иттек без моны. Көн болытлы, яңгыр тагын яварга ихтимал, дип, бала-чаганы өйдә бикләп тотып булмый, урамга омтылалар. Иминлек чаралары күрелсә дә, балаларыбызны электр баганаларына якын китертмәү хәерле. Каргалар күктә бәлагә юлыкса, адәм баласы җирдә бәла-казага очрый күрмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250