Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Казанда «Казан эш бирүчеләре: яшьләрне сайлау» конкурсы старт алды

Конкурс өч этапта узачак

Казанда «Казан эш бирүчеләре: яшьләр сайлавы» конкурсы старт алды. Заявкалар 22 майга кадәр теләсә нинди масштабтагы предприятиеләрдән — кече бизнестан алып эре компанияләргә кадәр кабул ителә. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Мэр Илсур Метшин яшьләрнең китүен шәһәр үсешенең төп индикаторларының берсе дип атады. Аның сүзләренчә, яшьләрнең миграциясе – нормаль практика, әмма хакимиятнең бурычы — Казанны яшәү һәм эшләү өчен максималь җәлеп итүчән итү. Конкурс предприятиеләргә үзләре һәм кадрлар программалары турында хәбәр итәргә ярдәм итәчәк.

Конкурс өч этапта узачак: анкеталау, яшьләргә ачык тавыш бирү һәм йомгак ясау. Җиңүчеләрне компанияләрнең масштабына карап өч категориядә билгеләячәкләр. Бүләкләү тантанасы Яшьләр көне алдыннан булачак.

ТНВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс