"Мәктәпкә хәзерләнергә ярдәм ит" акциясе иртәгә старт алачак.
Ә без - "Хезмәт" газетасы коллективы бүген үк Куныр авылында яшәүче Алинәне уку формасы, уку кирәк-яраклары салган портфель белән сөендердек.
Алинә бүләкләрне зур рәхмәтләр әйтеп кабул итте, тырышып укырга сүз бирде. Әбисе Нурания Сабирова да оныгы өчен ихластан куанды.
Чарада шулай ук Куныр урта мәктәбе директоры Вәгыйз Галиев, җирле үзидарә башлыгы Зиннур Әсхадуллин да катнашты.
Нет комментариев