Җәйге каникулларның матур мизгеле булган балык тоту кыйссаларын Курмала бөясенә баргач күреп кайттым.
Әнә Кариле егете. Илмир Фатыхов 4 сәгать балык тоткач, булмады, кайтам инде дигәндә генә зур балык эләктерде. Көчкә тартып чыгарды батыр егет. Шатлыгыннан табышын күтәреп балык тотучыларның һәрберсенә күрсәтеп чыкты. Куанычыннан:
- Эх, чиләкнең генә кечкенәсен алганмын, - дип елмаеп алды ул.
Күр, кызлар да зур кармаклар тотканнар, чын балыкчылар, диярсең. Кечкенә балык тотканга да ничек итеп куана алар.
Нет комментариев