Күзләрне чылата шул ул хәтер көне
Төрлесе

Күзләрне чылата шул ул хәтер көне

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан "Хыял" яшьләр үзәге һәм "ТЯГ" активистлары 94 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхлис Хәбибулла улы Хәбибуллинда һәм 93 яшьлек тыл ветераны Мәрьямбикә Гыйззәтулла кызы Идрисовада кунакта булдылар.

Очрашу вакытында укучылар үзләре ясаган открытка һәм күчтәнәчләр бүләк итеп, ветераннарны сөендерделәр. Әңгәмә барышында кызлар төрле сорауларын җиткерә һәм Бөек Ватан сугышы елларында әби-бабайларыбызның көнкүреше турында тыңлап уздылар. Аларның сөйләүләре аша үзләре дә шул елларга сәяхәт кылгандай булдылар. Әлеге дәһшәтле елларның тере шаһитләре булган ветераннарыбыз исән чагында без ул елларның һәрбер нечкәлеген белеп кала алабыз, шуңа да исән әби-бабайларыбызның кадерен белеп, аларга кунакка килү өчен ниндидер бер датаны көтмәсәк иде.


250

Нет комментариев