Май аена сынамышлар белән таныштырабыз ??
Май башы җылы торса, икенче яртысы салкын булыр һәм киресенчә.
Май коңгызы күп булу — корылыкка.
Майның яңгырлы булуы иген-печәнгә файда, җимешкә зыян.
Майда яңгыр күп яуса, сентябрь коры килер.
Май салкын килсә, ашлыкка туклык, чебенгә юклык булыр.
Күке күкелдәмичә, май җылытмый.
Майда яңгыр күп булса, арыш уңар.
Майның тугызында солы тишелә башласа, бәрәңге утыртырга вакыт.
Чыганак: "ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы
Нет комментариев