Мөхәммәтнең гомерен нибары 30 секунд хәл итә
Төрлесе

Мөхәммәтнең гомерен нибары 30 секунд хәл итә

Мөхәммәт, гомере, секунд, хәл итә, узган ел, Алан Сабантуе көнне, була язып калган, фаҗига.

Казан Энергетика университетында белем алучы Алан егете Алмаз дустын авыл Сабантуена дәшкән була, тик иртәнге якта, инде кайтырга җыенып беткәч кенә, кайталмыйм, дип шалтырата дусты.

Алмазның бик үпкәлисе килә, егет сүзе бер булырга тиеш бит инде, ди дә, ачуыннан кызуланып Балтачка кайтырга чыга. Ни гаҗәп, компрессорныйга төшеп басуга ук машина туктый, кул күтәреп, "голосовать" итеп торасы да булмый. Балтачка кадәр шул машинада кайта, кайтып төшүгә тагын Аланга кадәр машина! Инде ничә ел кала белән авыл арасын таптаган егет юлының бу кадәр уңуына хәйраннар кала, тиз-тиз аргы якка, өенә ашыга. Авылны икегә бүлеп агучы елгадагы күпергә җитәрәк, таудан төшкәндә күзе елгада су коенучы шәүләгә төбәлә.
"Көне бигрәк салкын, мондыйда кем су коеныр икән, бала-чага ахырысы", дип Алмаз сызгырып та карый, ләкин судагы баш ишетми, йөзүен дәвам итә. Шулвакыт йөзеп баручы гәүдә бер бата, бер калка торгач, тәмам күздән югала. Алмаз эшнең нидәлеген чамалап ала, өс- киемнәрен дә салып тормыйча шундук суга сикерә. Бата-чума көчкә эзләп таба ул бала гәүдәсен. Өстерәп ярга алып чыга, аңсыз гәүдәне селкетеп карый, башын күкрәгенә кыскач, бала айнып китә, аның "җибәр әле мине", дигәне коткаручы Алмаз абыйсы өчен дөньяда иң кадерле сүз кебек тоела.
Үлем тырнагыннан йолып калган бала - Мөхәммәт исемле була
Үлем тырнагыннан йолып алган егет - 5 яшьлек Мөхәммәт була. Гаять тә зур, таркалып урнашкан Алан авылының хәйран ерак башында яшәүче Мөхәммәтнең бирегә ничек килеп чыкканын бер Ходай белә. Мөгаен, ул тау башында шау итеп уйнап ятучы иптәшләре-яшьтәшләре янына килгән булгандыр. Һәм шундагы торбада мәш килеп уйнап ятканда кинәт суга төшеп киткәндер. Монысы табышмак, әлбәттә. Иң мөһиме, бала исән калган. Әгәр Алмаз кайтып җитмәсә, Сабантуе көнне Алан халкын гомерлек үкенеч көтә иде бит. Алмазның юлы уңуын әйт әле син. Әйтерсең лә, Аллаһы Тәгалә "Мөхәммәткә синең ярдәм кирәк" дип, машииналарны хәзерләп торган. Баланың гомере бетмәгәнгә Алан халкы куанып туялмый, шул ук вакытта Алмазның геройлык кылуының бер җирдә дә телгә алынмавы, тиешенчә бәяләнмәве йөрәкләрен әрнетә. - Мин бу хәл турында беркемгә дә сөйләргә теләмәдем - ди Алмаз. - Һәм мин аны ниндидер батырлык кылам дип тә эшләмәдем. Минем өчен иң мөһиме - баланың исән калуы иде.
...Алмаз салкыннан куырылган Мөхәммәтне куенына кысып кочаклап, шул тирәдә генә яшәүче әбиләренә юнәлә, каршысына машина белән туган тиешле абыйсы очрый, баланы өенә илтеп куюын үтенә Алмаз. Мөхәммәтнең әти-әнисе булган хәлне ишеткәннән соң, өнсез кала, соңыннан Алмазның өенә кадәр килеп рәхмәт укыйлар. Алмаз ул көнне өенә яңгырга эләгеп, чыланып, бөрешеп беткән йолкыш тавык халәтендә кайтып керә. Әнисе Энҗе улын гомер бакый бу рәвештә күргәне булмаганлыктан, телсез кала. "Улым, кыйнадылар мәллә сине ?" дип кенә әйтә ала, һәм шунда ук газизенә ярдәмгә ашыга.
"Ул көнне гомер онытмам"
- Ул көнне гомеремдә дә онытасым юк, - ди Энҗе күз яшьләрен тыя алмыйча. - Лычма су, балакаем, калтырап беткән, кесәсендәге телефон да эшкә ярамый, документлары пычтыр су. Улымны кызганып бер еласам, Мөхәммәтнең исән калуына куанып ике еладым. 30 секунд кына соңга калган булса, нәни Мөхәммәтне су йоткан була иде бит... ...Бертуктамый аккан күз яшьләре арасында улы өчен горурлык хисләре дә яшеренгәнлеген әйтеп кенә бетерми Ана.
23 яшьлек Алмаз университетны тәмамлап, бүгенге көндә Казанда эшли. Авылга еш кайта. Кайткан саен шул хәвефле күпердән үтә. Үткән саен узган елгы куркыныч хатирә янә яңара, әмма быел беренче сыйныфка укырга кергән Мөхәммәтне мәктәп сукмагында күреп, күңеленә тынычлык иңә. Алмазның әнисе Энҗе Нигъмәтҗанова авылда балалар бакчасында эшли, әтисе Рәфыйк та улының батыр адымы белән гоурланып яши.
Алмазның Айнур исемле энесе, Сәйлән исемле сеңлесе бар. Батыр егетнең энесе белән сеңлесе бу балалар дип әйтү генә дә үзе ни тора!
Алмазның әлеге курку белмәс, үз-үзен аямас адымы тиешенчә бәяләнсен иде, коткаручыларны күләгәдә калдырмауны массакүләм мәгълүмат чаралары аша күреп, белеп, ишетеп торабыз, югыйсә. Җирлектәге халык вәкилләре моны ничек шулай игътибарсыз калдыра алгандыр. Тагын бер басым ясап әйтәсе килә: Алмаз кебек кыю йөрәкле егетләр адым саен очрамый, кемдер шунда үз гомере өчен куркып, суга сикермәскә дә мөмкин иде бит.
Авыл, авыл дибез...Тик хәзерге авылллар элеккегедән нык аерыла. Әле без үскәндә урам тулы кеше булыр иде, хәзер кеше урамга бик чыкмый, берән-сәрән генә күренгәли. Бу фаҗига булган сәгатьләрдә дә урамда Алмаздан башка кеше заты булмый, аңлашыла, Сабантуе...ә заманында САБАНТУЕ КӨННЕ урам тулы халык була түгел идеме соң?! Аннан авыл уртасындагы бөя... Елгасы елга инде, ярар, булган, бар, ага... Бөя ясап куюларын әйт әле, шунда тау башында уйнаган бала тәгәрәп төшеп китә калса... Инде авыл эченә ясагансың икән, каравылчы-коткаручы куй...җәйге каникулларда бигрәк тә...
Үзәк өзгеч фаҗигаләргә юлыгудан Аллам сакласын, үзебезне дә, балаларыбызны да... Алмаз кебекләр йөзгә-меңгә бер генә очрарга мөмкин бит.
Фото: snitsya-son.ru

250

Нет комментариев