Миңгәрдә Сабан туе 1 июльдә булачак
Төрлесе

Миңгәрдә Сабан туе 1 июльдә булачак

Саба районы Миңгәр авылында уздырыла торган милли бәйрәм - Сабан туе быел 1 июль көнне узачак.

Миңгәр авылындагы традицион кичке Сабан туенда "Төреквидение"дә катнашкан артистлар чыгыш ясарга җыена. Шулай ук Мәскәүдән килгән каскадёр шоу-программасы да көтелә. 1 июльдә Саба районына дөньяның 23 иленнән вәкилләр киләчәк. Төрки халыкларның иң атаклы көрәшчеләре Дөнья кубогында көч сынашачак. Ярышлар өч категория авырлыкта оештырыла. Көрәш 17:00 башлана, дип хәбәр итә чараны оештыручылар. Бәйрәм концерты 18:00 сәгатькә билгеләнгән.

saby-rt.ru

vatantat.ru


250

Нет комментариев