Төрлесе

Минем бабам

Минем бабам бик уңган, Эшләргә бик ярата. Көн дә иртән-иртүк торып, Ул малларны ашата.

Бабаемның уңганлыгын
Белә бездә барысы.
Ничек инде белмәсеннәр?
Ул бит балта остасы.

Бабам гомере буе сынмаган-сыгылмаган, көчле һәм батыр ир-егет булып калган. Кечкенәдән мине тәрбияләнгәме, көне буе мин гел аның янында бөтереләм. Мин аның мастерскойда агач белән эшләгәнен күзәтергә яратам. Бабам мине шаяртып балта, пычкы, чүкеч тотарга өйрәтә. Аның беркайчан да миңа авыр сүз әйткәнен, каты итеп караганын күрмәссез. Ничек инде яратмасын ди ул мине! Мин аның биш малай оныгы янында бердәнбер кыз оныгы бит!


250

Нет комментариев