Нәгыймә Фәйзрахманова: “Беренчелекне бирмәдем!"
Төрлесе

Нәгыймә Фәйзрахманова: “Беренчелекне бирмәдем!"

Салавыч Сәрдегәнендә гомер итүче Нәгыймә Мөхәммәди кызы Фәйзрахманова кичә - 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте.

Бар гомерен туган авылына, авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә намуслы, фидакарь хезмәте белән өлеш керткән мактаулы ветеранны тәбрикләргә, Россия Президенты В.В.Путинның Котлау хатын һәм истәлек бүләкләре тапшырырга район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибәгатуллин, "Татарстан" хуҗалыгы рәисе Айнур Нотфуллин килгән иде.
"Нәгыймә апа кебек кеше дөньяда башка юктыр!", дисәм дә, һич кенә дә арттыру булмас... Бер дистәгә якын гомер итеп, якты дөньяда яшәүнең бар мәгънәсен, тәмен һәм ямен татып тормыш алып бара белгән, 42 ел гомерен бер урында - терлекчелек тармагында эшләп, авыр хезмәттән дә арымаган кешене бу көнгә кадәр очраткан юк иде әле.
- Бер эштән дә курыкмадым, эшләми торган чагым булмады. Мин эшләп карамаган эш калдымы икән әле ул дөньяда. Нинди авыр чорларны, сугышны, ачлыкны кичсәм дә, яшәп туймадым әле мин. Әле тагын бер 90ны яшәп булса иде әле ул... Тормышлар бик рәхәт бит, бик рәхәт!!! Тамак тук, өс-баш бөтен, кибеттә бар нәрсә дә бар, Аллага шөкер. Яшәгән саен, яшисе килә!!! Ходай сәламәтлектән генә аермасын, - ди бар нәрсәдән дә канәгать юбилярыбыз Нәгыймә апа.
Моннан ике ел элек зәмһәрир суык кышның бер көнендә "Хезмәт" десанты" составында хезмәттәшләр белән бу авылга килгәч, Нәгыймә апа белән танышырга насыйп булган иде. Ул вакытта үзенә 88 яшь һәм I группалы авыру кызы булуга кармастан, салкын декабрь аенда миче тартмый башлагач, иске мичен сүттереп, яңа котел сатып алып, мич чыгартуы хакында бар авыл халкы шаккатып сөйләгән иде. Менә шул "батырлыгы" танышырга сәбәп булды да инде.
Әйе, кечкенә генә буйлы, орчык кебек кенә Нәгыймә апа ул вакытта таеп егылып, кулын сындырып, гипста булуы белән дә истә калган. Шулай булса да, хуҗалыгындагы эшләрне үзе башкара иде ул. Дөрес, ерак түгел генә яшәүче кызы, туганнары, энесенең балалары, күрше-күләне һәм дә тәүлекнең төрле сәгатендә чабып килеп җитүче авылның "ашыгыч ярдәме" - фельдшер Люция Зыятдинова Нәгыймә апаны ярдәмнәреннән ташламыйла, билгеле. Авыл халкы алдында абруе зур аның, шуңа да хөрмәт күрсәтеп, дус-тату яшиләр алар.
Нәгыймә апа бар гомерен туган авылы - Сәрдегәнгә, ул чордагы "Социалистик Татарстан" колхозы үсешенә багышлаган шәхес.
- Без гаиләдә 6 бала үстек. Авыр тормышта яшәдек. 13 яшемнән колхозга эшкә кердем. 42 ел бер урында сарык фермасында эшләдем. Районда бәрән алу, йон алу буенча беренчелекне беркемгә дә бирмәдем. Эшләү дәверендә бер бәрән дә үлмәде. Хезмәттәшем Фатыйма белән бездән "Ничек итеп карыйсыз сез сарыкларны?" дип бик кызыксыналар иде. Җәйге чорда ел саен, сарыкларны җәйләүгә төшергәч, Свердловск якларына өчәр айга торф чыгару эшенә дә китә торган идем.
1965 елда мине Салавыч авыл җирлегенә депутат итеп сайладылар. Идарә члены булдым, отчет-сайлау җыелышлары булса, президиумнан төшмәдем. Мактаулы хезмәткәр исемлегендә булдым. 1967 елда исә район Советына депутат итеп сайландым, шул елда мине районның Почет китабына керттеләр, - авыр да, шул ук вакытта мактаулы да хезмәт юлын барлап.
Тормыш юлына тукталып үтик: 1957 елда авылдашы Ягъфәр белән гаилә коралар алар, кызлары Фәймә дөньяга килә. Ләкин гаилә тормышы озак дәвам итми, аерылышалар. Еллар үткәч Нәгыймә апа бәхетен тагын бер кат сынап карарга теләп, Мәлик исемле иргә тормышка чыга. Икенче кызлары Зөлфия туа. Ләкин тумыштан сәламәтлеге начар булып, I группа бирелә бу кызчыкка. Шулай булса да, Нәгыймә апа төшенкелеккә бирелми. Кая барсам да үземнән калдырмадым. Кечкенә вакытында эшкә бала арбасы яки чана белән йөртсәм, үсә төшкәч аркама кочып алып бара идем. Минем янымда үсте шулай. Хәзер икебез генә яшибез инде. Быел 46 яшь тула аңа да. Олы кызым тормышка чыгып, авылда калды, сыер савучы булып эшләп лаеклы ялга чыкты. Ике оныгым, өч оныкчыгым бар. Әле күптән түгел социаль хезмәткәр беркеттеләр. Гөлчәчәк Гафурова тиз арада үз кешебезгә әверелде, Алан авылыннан кадәр килеп бар эшне башкарып китә, үз әниседәй карый, кызларым кебек якын, бик рәхмәтлемен аңа, - ди ветеран.
Нәгыймә апа Фәйзрахманованың йорт җире, каралты-курасы, мунчасы, капка-коймасы да ялт итеп тора. Монда ялгыз карчык яши, димәссең?! Заманадан калышмый ул, төзекләндереп, яңартып кына тора. Шулай булса да, өйнең нигезе тузды әле, кышын суык бәрә, дип бердәнбер моң-зарын белдереп алды. Төшенкелеккә бирелеп, зарлана торганнардан түгел ул, барысына да үрнәк булып гомер итә!
"Әйткән икән эшли дә куя. Эшне сузып йөртә торганнардан түгел ул безнең әби! - диләр аны яратып, горурланып оныклары. - Әнә бит ел саен күпләп биби-чебиен ала, бакча тутырып яшелчәсен, бәрәңгесен үстерә. "Җирне буш тотыйммени, эшләп яшәргә ялкауланмаска гына кирәк!" ди ул. Кәҗәсе дә бар иде әле. Күптән түгел генә бетерде. Ул безнең өчен үрнәк, нык терәк, киңәшче дә. Безнең өчен әби сүзе "Закон", - диләр якыннары.


250

Нет комментариев