Норма авылында күптән көтелгән төзелешләр бара (+фото)
Төрлесе

Норма авылында күптән көтелгән төзелешләр бара (+фото)

Норма авылында мәдәният йортына капиталь ремонт ясала һәм өр-яңа авыл җирлеге үзидарәсе бинасы төзелә.

Район үзәгенә иң якын җирлек булса да, биредә олы юл буендагы социаль объектлар бик нык тузган, таушалган иде. Быел исә алар дәүләт төзелеш программасы нигезендә яңартылалар.
Мәдәният йорты бинасында капиталь ремонт эшләрен Сафиуллин Наил җитәкчелегендәге "Стройсервис" төзелеш оешмасы хезмәткәрләре башкара. Биредә түбә һәм тәрәзәләр алмашынган, фасад өлеше яңартылып килә.
Шулай ук юлның икенче ягында авыл җирлегенең үзидарә бинасы булып озак еллар хезмәт иткән иске йорт сүтелеп, аның урынына яңа таш бина калкып килә. Мондагы төзелештә Рифат Закировның "Водстрой" ширкәте коллективы хезмәт куя.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев