Норма кызлары да полимер балчыктан чәчәк ясау серләренә төшенде (+фоторепортаж)
Төрлесе

Норма кызлары да полимер балчыктан чәчәк ясау серләренә төшенде (+фоторепортаж)

20 июль көнне Норма мәчет яны лагерына йөрүче кызлар өчен Әдилә Гарипова мастер-класс үткәрде.

Полимер балчыктан төрле гүзәллекләр тудыручы Әдилә үзенең тәҗрибәләре белән бик теләп уртаклаша, балаларга да сабыр гына төрледән-төрле әйберләр ясарга өйрәтә. Әлеге мастер-класслар вакытында Әдилә кызларга кул эшләренә, полимер балчыкка мәхәббәт уятып кына калмыйча, үзе дә камилләшә бара. Балалар әлеге балчык белән эшләп караганнан соң аның никадәр рәхәт булуын аңладылар һәм үзләренең кул эшләренә чын күңелдән сөенделәр.

250

Нет комментариев