2010 елгы корылыктан соң урманнардагы агачлар кибеп, ераклардан күренеп, күңелләрне әрнетеп тора иде.
Менә ниһаять, әлеге агачлар да киселә башлады.
Аны урманчылар үзләре санитар чистарту дип атый. Бүгенге көндә мондый эш Пор-Көтәш авылы янындагы тау битендә башкарыла һәм биредәге гүзәллек тагын да ачылып, матурланып кала.
Районыбыз тирәли урнашкан урманнарны шушы рәвешле чистартсалар, никадәр корыган агачлар киселеп, урманнар чистарып, яшәреп тә калыр иде.
Автор фотолары.
Нет комментариев