Пыжмара авылы өлкәннәренә Татарстан Республикасы Президенты бүләк җибәргән (фото)
Төрлесе

Пыжмара авылы өлкәннәренә Татарстан Республикасы Президенты бүләк җибәргән (фото)

Пыжмарада Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган тормыш иптәшләрен котладылар.

Пыжмара авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган тормыш иптәшләренә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан җибәрелгән 9 май бүләкләре өләшенде. Бүләкләүдә Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Җәләев Рафил Хәлип улы, ветераннар советы башлыгы Абдуллин Фарук Абдулла улы, Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе коллективы һәм укучылары катнашты.

Өлкәннәр үзләренә күрсәтелгән хөрмәткә ихластан куанып, ил-көннәрнең тыныч, тормышларның имин булуын теләде.

250

Нет комментариев