Пыжмара авылында су кертү эшләре төгәлләнеп килә.
Эчәр су башнядан китертелә, сыйфатын тикшерткәннәр, эчәргә яраклы дип табылган. Авыл халкы өчен зур куаныч, мөһим вакыйга булган бу, "ул торбалар тишелер иде, аны карыйбыз дип суны өзәләр, көтеп, сусыз торырга кирәк. Хәзер, тфү-тфү, хәлләр яхшырды. Су килеп җитмәс урамнар да тынычланды", дип сөйли алар. Чыннан да, биредә торбаларны яңабаштан алыштырганнар, халыкның ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндергәннәр дип әйтергә була. Табигый байлыгыбыздан исән-имин файдаланырга язсын пыжмаралыларга.
Нет комментариев