Райондашлар, суда сак булыгыз, батып үлүче бар
Төрлесе

Райондашлар, суда сак булыгыз, батып үлүче бар

13 июнь көнне көндезге 14.20 сәгатьтә «112» номерына шалтыратып, Кама елгасыннан аңсыз ирне алып чыгуларын хәбәр итәләр.

Түбән Кама районының Красный Ключ бистәсендә яр буенда өч дус эчеп утыра. Аннары арадан берсе суга сикерә һәм борыны белән ташка бәрелә. Аны судан алып чыгып ярдәм күрсәтмәкче булалар. 32 яшьлек ир ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үлә.

250

Нет комментариев