Россиядә минималь хезмәт хакы күләме төшенчәсен гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр
Төрлесе

Россиядә минималь хезмәт хакы күләме төшенчәсен гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр

Хезмәт өчен түләү яшәү минимумы күләмендә яки яшәү минимумыннан югарырак булырга тиеш.

Россиядә минималь хезмәт хакы күләме төшенчәсен гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр. Әлеге тәкъдимне Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Николай Арефьев җиткерде, дип яза РИА Новости.

«Минималь хезмәт хакы төшенчәсеннән китәргә кирәк. Бу беркайда да юк», — дип аңлатты парламентарий.

Аның фикеренчә, теләсә нинди шартларда хезмәт өчен түләү яшәү минимумы күләмендә яки яшәү минимумыннан югарырак булырга тиеш. Шуңа күрә бу күрсәткечкә тигезләшергә кирәк, ди ул.

Чыганак: ТИ


хезмәт хакы мрот

Нет комментариев