Сак булыгыз, һава торышы бозылуы көтелә
Төрлесе

Сак булыгыз, һава торышы бозылуы көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген һава торышының бозылуы турында кисәтә.

Бүген кичен томан төшәчәк. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Төнлә һәм иртәгә - 17 декабрьдә көндез төньяк-көнбатыштан җилнең көчәюе күзәтелә. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Буран чыгачак, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр кими.
Һава температурасы төнлә - 8-13, көндез 5-10 градус салкын булачак. Юлларда - бозлавык.
Чыганак: http://intertat.ru

250

Нет комментариев