Салавыч авылы егете Пенсильваниядә "TATAR" дигән автомобиль номеры алган (ФОТО)
Төрлесе

Салавыч авылы егете Пенсильваниядә "TATAR" дигән автомобиль номеры алган (ФОТО)

Белүебезчә, Америка кушма штатларында цифр һәм хәрефләрдән торган гына түгел, ә тулы бер сүзне тәшкил иткән автомобиль номерларын теркәп була.

Пенсильвания штатының зурлыгы буенча икенче урында торган Питтсбург шәһәрендә яшәүче Балтач районы Иске Салавыч авылы егете үзенең автомобиленә "TATAR" дигән номер теркәгән. Фотодан күренгәнчә, Ленар Мөхәммәдиев моңа бик шат.
- 2013нче елда Питтсбург шәһәренә инглиз теле курсларына укырга килдем. Уку нибары ярты ел гына булса да, Америка тормышын үз иттем. Хәзер шәхси бизнес белән шөгыльләнәм, - дип бүгенге тормышы турында кыскача гына уртаклашты якташыбыз Ленар.


Чыганак: http://matbugat.ru


250

Нет комментариев