Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Төрлесе

Сезгә нинди “Хезмәт” кирәк? (Газета укучылар фикерен өйрәнәбез)

Мәүлия Зәйнуллина - хезмәт ветераны, Сосна: - Без бит инде көн саен газета укып өйрәнгән, "Хезмәт"нең атнага өчәр чыккан чагын сагынам. Исеме дә бит аның көндәлек матбугат, көн саен килсә иде дим.

Почтасы да бит аның хәзер теге замандагы кебек көн саен эшләми. Шуңа күрә бөтен газета җомга көнне килә, укып өлгереп булмый. Эчтәлеге ягыннан болай әйбәтрәк инде, сүз дә юк. Ихлас язылган язмалар күп, барысын да яратып укыйбыз.

Җәмилә Сибәгатуллина - элекке актив хәбәрчебез, Иске Салавыч:
- Күршеләр дә, кайбер танышлар да атнага ике тапкыр килгәндә күңеллерәк иде ди. Минем үземә болай да ошый, эчтәлеге бик матур, укырга материал күп. Барысы бер көнне килү генә җайсызрак. Безгә, мәсәлән, җомга көнне алты газета килә. Атна буе укырга җитә. Алтысы алты көнне килсә бик әйбәт булыр иде дә, без әйткәнгә карап кына берни үзгәрми бит.

Миләүшә Гарифуллина - элекке актив хәбәрчебез, Балтач:
- Элеккечә чыгу, ул форматка кире кайту турында сүз дә була алмый торгандыр инде. Ул чакта да бит күп кеше укырга әйбер юк, котлау да, белдерү, коры яңалыклар гына дип тәнкыйтьли иде. Ә хәзер төрле темаларга эчтәлекле, фикерле язмалар күп басыла, газета бөтен темаларны колачлады, яңа рубрикалар пәйда булды, чын мәгънәсендә укылышлы, теләсә кайсы әйбәт дигән газеталар белән ярышырлык газетага әйләнде. Яңалыкка һәрвакыт авырдан ияләнәбез бит, минемчә, хикмәт шунда гына. Сүз дә юк, көн саен шушы форматта чыкса, барыбыз да сөенер генә идек. Ә көндәлек яңалык белән танышып барырга теләүчеләр сайттан файдалана ала, анда мәгълүмат бик күп бит.

Хәлимә Гарипова - Яңгул урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
- "Хезмәт"не гаиләбез белән яратып укыйбыз. Өлкәннәргә, билгеле, газетаның көн саен килеп торуы кирәк. Алар почта ящигыннан көн дә газета алып укып өйрәнгән. Ә безгә коры мәгълүмат кына җитми - аларны интернеттан да күпләп алырга була, эчтәлекле, кызыклы язмалар кирәк. Бу уңайдан атналык газетаның мөмкинлекләре күбрәк. Һәм үзгәреш сизелә дә инде, бик күп төрле темалар яктыртыла башлады. Әмма яхшылыкның чиге юк диләр бит, миңа калса, әлегә әдәбият-сәнгатькә игътибар җитәрлек түгел. Мин үзем сайтыгыз белән дә даими танышып барам, анда барысы да бик әйбәт һәм бик ошый.

Солтан Фатыйхов - хезмәт ветераны, Смәел:
- Миңа "Хезмәт"нең бу варианты күбрәк ошый. Без Малмыжда чыга торган "Дуслык" газетасын да алабыз, ул да шушындый күп битле булып чыга. Дөресен әйтим, башта газета атналыкка күчә дигәч, мин дә каршы идем, хәзер эчтәлеген күргәч, фикерем үзгәрде, укыла торган, әйбәт материаллар күбәйде, барысын да яратып укыйбыз.

Рауза Зиннәтуллина - мәгариф ветераны, Яңа Салавыч:
- Миңа газета ничек чыкса да ярый, кәгазь варианты гына бетмәсен. Без бит газетаны кулга алып укырга күнеккән буын. Гомерем буе күп төрле газета-журналларга язылдым. Һәр көнне кичке сәгать тугыздан унбергә кадәр шуларны укыйм. Берсен дә, бер генә язманы да укымыйча калдырмыйм. Укып өлгермәгәнен алып куеп торам да, вакытым булгач, укыйм. Шуңа күрә миңа әле "Хезмәт" тагын да калынрак булып чыкса да ярый. Инде киләсе яртыеллыкка язылып та куйдым.

Ә сез нинди фикердә? Уй-фикерләрегезне, теләкләрегезне редакциябезгә шалтыратып әйтергә дә, язмача да, электрон адресыбызга да юлларга да мөмкин. Алар, һичшиксез, газета битләрендә дөнья күрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250