Сигезенче каттан килеп төшкән дә...
Төрлесе

Сигезенче каттан килеп төшкән дә...

79 яшьлек әби үзе атлап та киткән...

Уфада кичә кич гаҗәеп хәл булган: Степан Кувыкин урамындагы тугыз катлы торак йортның сигезенче катындагы тәрәзәдән өлкән яшьтәге бер хатын килеп төшткән.

"Башинформ" агентлыгына гадәттән тыш хәл белән таныш чыганак хәбәр иткәнчә, зыян күрүче 79 яшьлек әбекәй булып чыккан. Шунысы игътибарга лаек, аңа медицина ярдәме кирәк булмаган. Ул шулай килеп төшкән дә, үзе урыннан торып, атлап китеп тә барган... Әбинең ни рәвешле шулай килеп төшүе әлегә билгеле түгел, диа яза Кызыл таң.

Менә нинди бәхетле кешеләр була! Бу әбигә сәламәтлек телибез!

Фото: ВКонтакте
Автор:Гөлия Мөгаллимова

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


егылган тәрәзәдән егылган

Нет комментариев