9 Май - Җиңү көне уңаеннан, авылларда бәйрәм митинглары үтте. 8нче май көнне Соснада да шундый чара узды.
Олысы-кечесе, барлык сосналылар әлеге чарада актив катнаштылар. Авыл урамнары буйлап, шарлар, чәчәкләр, бабаларының, туганнарының фотоларын тоткан балалар үзәккә һәйкәл янына агылды. Биредә батырлар истәлегенә веноклар салынды. Тантанада җирле җитәкчеләр белән беррәттән район нан да вәкилләр катнашты. Барлык чыгышлар да батырлыкка дан белән сугарылган иде.
Нет комментариев