Сәрдек плотинасы – иң яхшысы
Төрлесе

Сәрдек плотинасы – иң яхшысы

Сәрдек плотинасы районыбызда халык иң яратып йөри торган урыны.

Моны исбатлар өчен әллә нинди дәлилләр дә кирәкми. Плотина тирәсе атна ахырында гына түгел, эш көннәрендә дә шат авазлардан яңгырап тора.

- Суы чиста, табигате искиткеч, биек тау итәгендә үскән нарат, каен агачлары, артыш куаклары җанга рәхәтлек бирә, - диләр бирегә ял итәргә килүчеләр.

Тик ял итүчеләр артыннан калган өем-өем чүпләр генә Табигать-Анабызга карата мәрхәмәтсез булуыбызны раслый кебек.


250

Нет комментариев