Суганча көлдә саклана
Төрлесе

Суганча көлдә саклана

Гладиолус суганчалары яхшы саклансын өчен, коры көнне казырга кирәк.

Сабакларын 3-4 см калдырып кисәргә, туфрагын чистартырга һәм берничә көн үтәли җил йөрерлек коры урында киптерергә. Әрҗәгә таратып салырга, өстенә агач көле сибәргә кирәк. Газета каплап, тагын бер рәт куя аласыз.

Суганчалар +4...+8 градуста яхшы саклана. Кышын вакыт-вакыт тикшереп торыгыз.

 

Чыганак: "ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы


бакчачыга файдалы киңәшләр

Нет комментариев