Төрлесе
Тәмле дә соң җиләкләре
Җәй ул үзенең матурлыгы белән генә түгел, мул уңышлары, бигрәк тә җиләкләре белән әсир итә. Ә инде берсеннән-берсе зур, кып-кызыл, тәмле җиләкләр күрсәң, алардан аерылу ай-һай авыр. Мин районыбызда андый җир таптым, сезгә дә тәкъдим итәм, хөрмәтле укучыларыбыз.
Яңгул авылына кергәндә «Җиләк» дигән күрсәткеч каршы ала. Гектар ярым җиргә җәелеп киткән виктория җиләкләрен 2014 елдан бирле Рөстәм Галиуллин үстерә. Дөрес, беренче елны җиләкләре өши аның, икенче елны исә уңышлары мул булсын өчен чәчәкләрен өзә ул һәм быел чыннан да, виктория җиләкләре бик күп уңыш биргән. Моның өчен шәхси эшмәкәр зур көч керткән, хәтта Краснодарга кадәр барып та өйрәнеп кайткан. Рөстәмгә әлеге эшендә Краснодарның бик көчле агрономы Виктор Храпов ярдәм итә, җиләкләрне тәрбияләү, җыю буенча исә, 8 кеше хезмәт куя. Уртак хезмәт ярдәмендә быел барлыгы 3 тоннадан артык җиләк сатылган инде, кып-кызыл җиләкләрне күбесенчә райондашларыбыз үз итә икән.
Ваклап сатып алучыларга бәясе - 220, ә күпләп алганда (100 килограммнан артып киткәндә) - 200 сумнан тәкъдим ителә. Үсентесен исә август урталарында сата башларга исәпли Рөстәм, бер төбе - 25 сумнан диде ул. Эре, кып-кызыл җиләкләрнең сортлары Хоней, Эльсанта, Галя Чив дип атала. Аларның зурлыгыннан гына түгел, исеннән дә исләрең китәрлек. Шуны да ассызыклап үтәсем килә, җиләкләр бернинди ашламасыз, табигать биргән уңай шартлар ярдәмендә генә үстерелә. Хөрмәтле райондашлар, Яңгулга килегез, Рөстәм үстергән җиләкләрдән авыз итеп, кышка җитәрлек запас туплар өчен күп итеп сатып алыгыз. Элемтә өчен телефон номеры: 89196436672.
(реклама хокукында)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев