Түр урамга таш килде (фото)
Төрлесе

Түр урамга таш килде (фото)

Бу көннәрдә, дәүләт программасы нигезендә, Комзавод авылы урамнарын ремонтлыйлар, вак таш җәяләр. МДСУ егетләре инде ничәмә-ничә ел юлсызлыктан газап чиккән түр як урамны да рәткә кертү белән мәшгуль.

Әлеге урамга алып чыгучы күпер дә яңартылган. Тагын 5 урынга су торбасы куярга җыеналар.
"Авыл урамнарына вак таш җәю программасы дип атала ул", - ди район башкарма комитетының төзелеш бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев. - Пыжмара, Смәел, Ор, Югары Субашның начар урамнарын да ремонтлатырга исәп. Авыл җирлекләрендә аяныч хәлдәге урамнар булса, рәхим итеп, безгә хәбәр итә аласыз. Моның өчен авыл җирлеге башлыгына да әйтү җитә. Махсус комиссия барып карый, чыннан да ремонт кирәк икән, чарасын күрә".

250

Нет комментариев