Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Туган ягым...

Альбина Бариева шигырьләре

Туган ягым

Гүзәл минем туган ягым,
Иркен басу-кырлары.
Болыннарда гөрләп үсә
Чәчәкләре, гөлләре.
Иртә-таңнан уяналар
Тургай, сандугачлары.
Тирә-якны моңга күмеп,
Җырлый сайрар кошлары.
Арган тәнгә сихәт бирә
Саф сулы чишмәләре.
Рәхәтлек бирә күңелгә
Искән назлы җилләре.
Агачлар да шаулап үсә 
Калын урманнарында.
Мәңге бергә яшик, дуслар,
Гүзәл туган ягымда.

Бәхетле яз

Кояш карый бүген үзгә,
Бит очларын назлап сөя.
Өздереп үзәкләрне,
Ашкындырып йөрәкләрне,
Язлар килә, язлар килә!
Күкне айкап очкан кошлар
Сәлам биреп канат кага.
Җанландырып тереклекне,
Назы белән күренекле
Язлар килә, язлар килә!
Шаулап искән көньяк җиле
Бүләк итә безгә назлар.
Күптән инде зарыгып көткән,
Килер диеп өмет иткән
Язлар килә, ямьле язлар!

Ана сагышы

Көтә ана «Балам кайта», диеп,
Чәчәкләр дә җыйды болыннан.
Тик нигәдер җыйган чәчәкләре
Коелмакчы була кулыннан.
Болыннарда чәчәк бик күп үсә:
Сары, кызыл, миләүшәләре.
Әнкәемне сары сагыш баскан
Бите буйлап тама яшьләре.
Кыенсынып килде кара болыт,
Килде дә ул никтер туктады.
«Газиз балам... Газиз балам...» — 
                                          диде ана,
Һәм яшьләрен коеп сыкрады.
Шаулап алды болын һәм туктады,
Ак куллардан чәчәк коелды.
Яңгыр тамчылары кайгы булып
Ана йөрәгенә уелды.

Альбина Бариева,
Балтач урта мәктәбенең озайтылган көн төркеме тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев