Яңа елны сагынып, зарыгып көтәбез икән, инде ул башка елларга караганда да ямьлерәк, күңеллерәк, үзенчәлеклерәк узарга тиештер. Ә аны ничек каршы алуыбыз үзебездән тора.
Районда Яңа елга хәзерлек эшләре күңелле генә бара, Балтач ял паркына Үзәк чыршы куелды, яңа ел утлары балкый, кабартылган Кыш бабайлар, Кар кызлары күренә башлады, мишуралар эленде, елның төп хуҗалары Маймыллар сатуга чыкты. Әле кардан ясалган әкият геройлары, бозлы сыннар ясап, бәйрәм рухын тагын да баетасыбыз бар. Чиксез мөмкинлекләр заманында кар юк дигән сылтау урынлы түгел, фантазиягә дә кытлык юк, Интернеттан карап, анда күрсәткәнчә юкны да бар итеп була хәзер. Чүпрәктән сыннар ясап куйган авыл җирлекләре дә булды. Авылларыбызда да капка төпләре, мәгариф, мәдәният учреждениеләре, оешма-предприятие яннары, кибет тирәләре бәйрәмчә бизәлсә, үзебезгә үк рәхәт бит!
Алда булачак ун көнлек бәйрәм программасы әзер, соңарак анысын да тәкъдим итәрбез. Ә хәзергә Яңа ел бәйрәменә санаулы гына көннәр калып барганда, 2016 елны каршыларга тиешенчә, көчебезне, рухыбызны кызганмыйча әзерләник. Маймыл бездән көләрлек булмасын!!!
Фотоларны тулы күләмдә биредә карагыз: http://baltaci.ru/tt/gallery.html
Нет комментариев