Яңа Салавыч чүплеген нишләтәләр?(+фото)
Төрлесе

Яңа Салавыч чүплеген нишләтәләр?(+фото)

Ничә еллар бөтен басуларны, зиратны чүпкә күмеп, олы юлдан ук күренеп, хәтта авылның үзен дә ямьсезләп утыручы чүплек бу көннәрдә соңгы "сулышын" ала.

Махсус программа нигезендә "Мелиоратор" оешмасы күмдерү эшенә керешкән инде. Таудан өелгән чүпләр башта траншея казылып, шунда тутырыла һәм калын балчык катламы белән күмелеп, тигезләнә. Нәкъ Иске Салавычтагы кебек биредә дә басу булачак. Хәер, барысы да үз урынына кайта дигән сүз. Чүплек бит үзе дә бер дигән басуны "ертып", бозып ясалган иде.


250

Нет комментариев