Татарстанда, шул исәптән Балтачта да, бу атнада шактый эссе һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Синоптиклар җомга, 29 майда, шимбә көнне, 30 майда, республика территориясенә килгән антициклон җылы коры һава торышын тәэмин итәчәк, ди. Төнлә һава температурасы +8дән +13 градуска кадәр, көндез +22дән +27 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев