Юлыбызда ак җәймә!
Төрлесе

Юлыбызда ак җәймә!

Урамыбызга түшәлгән асфальтны юлыбызга ак җәймә җәйгәндәй кабул иттек.

Чөнки бик көттек без уңайлы юл булуын, яңгырлы-карлы, пычрак көннәрдә күргән газапларны әйтеп бетерә торган түгел... Һәм менә, ниһаять, зарыгып көткән көннәр килеп җитте, безгә дә бәхет елмайды - Норма авылының М.Садри урамы да асфальтлы булды. Рәхмәт район җитәкчеләренә, МДСУ егетләренә һәм дә җитәкчеләре Рашит Ильясовка. Эшләре уң, тормышлары мул булсын! - дип үзләренең олы рәхмәтләрен ирештерәләр Равилә һәм Рәшит Шәйхетдиновлар.

250

Нет комментариев