“Театраль Идел буе" фестивале финалындагы спектакльләр өчен тавыш бирү мөмкин
Иң яхшы спектакль өчен бер тәүлек эчендә 8(800)350-35-43 түләүсез номер буенча тавыш бирергә мөмкин.
"Театраль Идел буе" проекты финалына санаулы көннәр калып бара. 29 ноябрьдә мәктәп һәм студентлар театр коллективлары фестиваленең иң яхшы спектакльләре өчен тавыш бирү башлана. Бу хакта фестивальнең оештыру комитеты хәбәр итә.
«Театраль Идел буе» проекты яшьләрне театр мохитенә җәлеп итү өчен эшләнгән. Фестивальгә март аенда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров старт бирде.
Төбәк этабы яз көне башланды һәм җәй уртасына кадәр дәвам итте. Беренче тур нәтиҗәсендә урыннарда иң яхшы тамашалар ачыкланды. Фестивальнең финалы 29 һәм 30 ноябрь көннәрендә узачак һәм җиңүчеләрне билгеләячәк. Телефон аша тамашачылар да җиңүчеләрне сайларга ярдәм итә алачак. Бүләкләү декабрь аена планлаштырылган.
Иң яхшы спектакль өчен 24 сәгать дәвамында: 29 ноябрь көнне 13.00 сәгатьтән икенче көннең 13.00 сәгатенә кадәр 8(800)350-35-43 түләүсез номер буенча тавыш бирергә мөмкин. Һәр спектакльнең үз тәртибе бар: 1дән 14кә кадәр — студентлар; 15тән 28гә кадәр — мәктәп укучылары.
Спектакльләрнең видеоверсияләре белән “Театраль Идел буе” федераль округы проектының рәсми сайтында танышырга мөмкин. Ноябрь дәвамында татарстанлылар «Театраль Идел буе» проектын алга таба дәвам итү һәм үстерү өчен 8(800)350-35-43 бушлай номерына шалтыратып тавыш бирә ала.
Фестиваль финалына Татарстаннан Георгий Хугаев пьесасы буенча куелган «Жил-был пес» спектакле чыкты. Спектакльне Чаллының 61нче гимназиясеннән «РИФ» театр студиясе тәкъдим итте. Шулай ук Казан дәүләт мәдәният институты студентлары Сөмбел Гаффарова драмасы буенча куелган «Парковка» спектакле дә финалист булды.
Фото: скриншот видео youtube.com
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/20/197252/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев