Чаңгы шуганда җитди имгәнгән кызны Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр
Чаңгы шуган вакытта кыз агачка бәрелгән. Нәтиҗәдә, аның баш мие җәрәхәтләнгән, боты сынган, үпкәсе һәм йөрәгенә зыян килгән.
Кукмара районында чаңгыда шуган вакытта имгәнгән 21 яшьлек кызны санавиация вертолеты белән Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Якынча мәгълүматлар буенча, 19 гыйнварда чаңгы шуган вакытта кыз агачка бәрелгән. Нәтиҗәдә, аның баш мие җәрәхәтләнгән, боты сынган, үпкәсе һәм йөрәгенә зыян килгән.
Шул ук көнне Татарстанның Республика клиник хастаханәсе нейрохирургы Сергей Огурцов, җәрәхәт алганнан соң кызда барлыкка килгән гематомага операция ясау өчен, Кукмара Үзәк район хастаханәсенә килгән. Бу алга таба пациентны Казанга күчерергә мөмкинлек биргән, диелә клиниканың матбугат хезмәтендә.
Республика клиник хастаханәсендә травматологлар кызның ботына операция ясаган һәм аны 4че реанимация бүлегенә күчергән. Кыз инде аңына килгән һәм мөстәкыйль рәвештә сулый. Аны бүлеккә күчерергә ниятлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев