Җил-давыл йорт түбәләрен җимергән, агачларны аударган
28 яшьлек кыз җәрәхәтләнгән, ул хастаханәгә озатылган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Татарстанда көчле җил аркасында җимерелүләр һәм зыян күрүчеләр турында хәбәрләр килгән.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә Казанда һәм республиканың берничә районында, шул исәптән Әлки үзәк район хастаханәсендә, 10 бинаның түбәсе җимерелгән. Моннан тыш, Чаллыда 3 күп фатирлы йортның тышлыгы зыян күргән һәм 42 агач ауган, 18 автомобильгә зыян килгән.
Менделеевскида җил аркасында тукталышка зыян килгән һәм 28 яшьлек кыз җәрәхәтләнгән. Ул хастаханәгә озатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев