Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә йөк машинасы йөртүчесе үлгән
Татарстанның Әлмәт районында 35 яшьлек «КамАЗ» йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм икенче «КамАЗ» белән бәрелешкән. Аның белән 58 яшьлек ир-ат идарә иткән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 58 яшьлек йөк машинасы йөртүчесе урында ук үлгән.
Булган хәлнең шартлары ачыклана диелә хәбәрдә.
Нет комментариев