Белем көнендә Тынычлык дәресләре үтте
Мәгариф

Белем көнендә Тынычлык дәресләре үтте

Ни гаҗәп, тынычлык сүзендә күп мәгънә ята икән! Балалар тынычлык сүзенә капма-каршы мәгънәле сүзне уйлап таптылар.

Ике сүзне дә чагылдырган картиналар белән эшләделәр. Тынычлык темасына кагылышлы мәкаль һәм әйтемнәрнең икенче яртысын уйлап таптылар. 2004 нче елда Бесланда булган җан тетрәндергеч вакыйганы искә алдылар. Дәрес ахырында, укучылар җирдә тынычлык булуын теләп, оригами ысулы белән ак күгәрченнәр ясадылар.

Гөлнара Рәхматуллина

Автор фотолары.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


белем бирү

Нет комментариев