Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Бик тәмле итеп бәрәңге пешерү СЕРЛӘРЕ

Бәрәңгене алдан әрчеп куеп каралмасын дисәгез, аны ике чәй кашыгы лимон согы кушылган суда тотыгыз.

Яшелчәдә витаминнар саклансын өчен, аны салкын суда озак тотарга ярамый. Әрчүгә үк пешерергә тырышыгыз.

Бәрәңге таралып торсын өчен аны сүрән утта пешерегез.

Киресенчә, таралып китмәсен өчен, тозны башта ук салыгыз. Суга аз гына лимон согы тамызыгыз. Ике кашык кәбестә тозлыгы салсагыз да була, ул бәрәңгегә таралып пешәргә ирек бирми.

Кыздыра торган бәрәңгене башта салкын су белән юыгыз, аннары кәгазь салфетка белән корытыгыз. Онда әвәләп алсагыз да була. Бәрәңге кисәкләрен майлы кайнар табада кыздырыгыз. Бәрәңге кибеп бетмәгән булса, май чәчри торган була. Тозны бәрәңге ике яклап кызарып чыккач кына сибегез. Табаның өстен капламагыз, бик еш болгатмагыз да.

Боламык ясар өчен таралып пешә торган һәм крахмалы күп булган бәрәңге кирәк.

Боламыкка фәкать кайнар сөт кенә салына. Сөт салкын булса, соры төскә керә һәм бу тәмендә дә чагылачак.

erid: 2VtzqwTSgT9

Боламык артык сыек килеп чыкса, бәрәңге крахмалы салыгыз.

Табынга бирер алдыннан аңа яхшылап күпертелгән йомырка агын салсагыз да була.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәрәңге сер

erid: 2VtzqwTSgT9