Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Яраннарны күчерергә вакыт

Яранга җылытылган яңгыр яки кар суын атнага 2-3 мәртәбә сибү җитә.

Яран үстерүнең авырлыгы юк. Өй шартларында тугыз ай чәчәккә күмелеп утыра, кышын караңгы урында ял итә. Тамырлары корымасын өчен, айга бер мәртәбә аз гына сугару җитә. Март башында гөлләрне яктыга чыгарып, яңа туфракка күчереп утыртабыз. Ботакларын кисеп, тамырландырырга сулы стаканнарга тыгып куярга була.

Яранга җылытылган яңгыр яки кар суын атнага 2-3 мәртәбә сибү җитә. Краннан агызып алган су савытын ачык тотып кислородка баетабыз. Туфрагын даими йомшартып торуга, ашлауга мохтаҗ ул.

Гөлләр гөмбәчек чиренә бирешмәсен, тамырлары нык булсын өчен, 1 л суга 1 тамчы йод тамызып, икенче юлы 1л суга 1 аш кашыгы көл салып, 3-4 көн төнәтеп сибегез. Суган кабыгын пыяла банканың яртысы тулганчы тутырып, өстенә су агызып, җылы урында төнәтегез.

Шушы төнәтмәнең 1 бал кашыгын 1 л су белән сыеклап, гөлләргә сибегез. 5-6 йомырка кабыгын учта уып, 1 л суда 1 атна төнәтеп сипсәк, яран шаулап чәчәк атачак. Бер банан кабыгын 1 л суда 5 көн төнәтеп сибү дә отышлы.

erid: 2Vtzqv1AZW9

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яран

erid: 2Vtzqv1AZW9