Шпорадан киңәшләр
Файдалы киңәш

Шпорадан киңәшләр

Халык медицинасына күз салыйк әле

ЦИКОРИЙ үләнен төнәтеп, ванночка ясау, шунда шпоралы аякны тыгып утыру булыша диделәр (4-5 тапкырдан)

ФОЛЬГА. Йөргәндә аяк авыртмасын өчен, шешкә фольга (алюминийлы кәгазь) кисәге ябарга була.

ПРОПОЛИС. Үкчә шешенә (пяточная шпора) прополистан компресс та ябалар. Аны чәйнәп йомшарткач, авырткан җиргә төнгелеккә бәйләп куялар.

ТОЗ + ЧӘЙ СОДАСЫ. Аяк түзәрлек эссе суга 3–4 аш кашыгы тоз һәм сода салып, су суынганчы аякларны тыгып утырырга. Соңынан аякларны корытып, махсус мазь сөртергә.

чыганак

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев