Хезмәт

Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Вирустан саклану өчен киңәшләр

Язылган киңәшләрне куллансагыз тиз генә бирешмәссез

Канәфер төнәтмәсе иммунитетны ныгыту өчен менә дигән чара санала. Моның өчен 5–6 канәферне 1 стакан кайнар суга салып, бер сәгать төнәткәч, көн дәвамында җылы килеш эчәргә кирәк. Канәферне чәйнәп йөрергә дә мөмкин. Ул йоткылык өслегенә эләккән вирусларны юк итәргә булыша.

 Вируслы авырулар котырган чорда лаванда, яшел чәй, әрем яки ак чыршы эфир майлары сеңдерелгән кулъяулык иснәү дә файдалы. Янәшәгездәге кеше төчкерсә, йөткерсә бигрәк тә. Эш өстәленә берничә тамчы эвкалипт мае тамызу да комачауламас.

Салкын тиюнең беренче билгеләре күзәтелгәндә бер суган алыгыз. Юрган яки зур сөлге белән капланып, шуның астында суганның башта кабыгын, аннары һәр катламын салдырыгыз. Күзегездән яшь акса да түзегез. Әлеге процедураны йоклар алдыннан башкару яхшы.

 Бер көн туйганчы йокламау иммун системасын 2–3 көнгә какшата. Шуңа күрә көз, кыш айларында иммунитетны ныгыту өчен, 1 сәгатькә булса да озаграк йокларга киңәш ителә.

Алдан табиб белән киңәшләшергә кирәк!

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев