Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Шикәр белән шаярмагыз!

Уртача җиде килограмм гәүдә авырлыгын югалтырсыз, билегез алты сантиметрга кадәр нечкәрер. Организмыгызда башлангыч үзгәрешләрне тугыз көннән ук сизәрсез!

Шикәр бик популяр продуктларның берсе булып тора һәм аны күпләр ярата. Шул ук вакытта аның сәламәтлеккә зыяны зур. Елена Малышева әйтүенчә, табиблар МРТ ярдәмендә тикшерү үткәргән һәм шикәр кулланган вакытта баш миендә рәхәт гормоннары активлашуы билгеле булган. Ул исә, үз чиратында, шунда ук өйрәнү барлыкка китерә икән.

«Без шикәрне бик күп ашыйбыз. Тик, үкенечкә каршы, бу яхшыга илтми. Беренче чиратта ул күрү сәләтен юк итә, инфаркт һәм инсультларның төп сәбәбе булып тора», — дип аңлатты Елена Малышева.

Табиблар фикеренчә, тәүдә «кушылган» шикәрдән кайту мөһим. «Тортлар, тәмле эчемлекләр, кайнатма, туңдырма, кәнфит кебек тәм-томда без шикәр барлыгын бик яхшы беләбез. Шул ук вакытта кайбер азыкларда „яшерен“ шикәр бар. Мәсәлән, кетчупта. Анда шикәрнең нинди дәрәҗәдә икәнен беркем белми», — дип билгели офтальмолог Михаил Коновалов.

Медицина хезмәткәрләре төрле азыкларга кушылган шәкәрнең күләмен белү өчен тикшерү үткәргән. Нәтиҗәдә 100 грамм кетчупта — җиде, төрле тәмлекәчләр кушылган йогуртта — биш, консервланган яшел борчакта дүрт балкашык шикәр барлыгы билгеле!

«Кушылган шәкәрне кулланмау — шушындый продуктлардан баш тарту дигән сүз. Ә менә, мәсәлән, җимеш-җиләкләрне рационда калдырырга мөмкин, чөнки аларда шикәр табигый», — дип аңлата Елена Малышева.

Шикәрдән баш тартсагыз, башлангыч үзгәрешләр тугыз көннән ук беленәчәк. «Беренче чиратта, сездә һәрвакыт нәрсәдер ашарга теләк тойгысы югалыр. Әлбәттә, кан басымыгыз һәм глюкоза кимер. Бер килограмм тирәсе гәүдә авырлыгыгызны югалтырсыз. Һәм иң кызыгы — гади ашамлыклар сезгә ширбәтле булып тоела башлар», — дип аңлатты кардиолог Герман Габделман.

Күпләр яшь чагында шикәрне күп куллана, әмма моның куркынычы юк, диләр медицина белгечләре. Яшь кешеләр күбрәк хәрәкәт итә һәм алар шикәрне «яндырып» бетерә. Олыгая бара хәл үзгәрә, шуңа күрә шикәрне куллануны киметү мөһим.

Бу начар гадәттән баш тартканнан соң, нәтиҗә алты айдан соң беленер. Организмыгызда сизелерлек үзгәрешләр барлыкка килер. Уртача җиде килограмм гәүдә авырлыгын югалтырсыз, билегез алты сантиметрга кадәр нечкәрер. Кан басымыгыз тәртипкә килер, бу, үз чиратында, йөрәк-кан тамырлары авырулары хәвефен киметер.

Сәламәт булыйк!

Гөлия Мөгаллимова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек шикәр