Витаминны күпчелек ризык белән алырга була
Д витамины кандагы кальций, фосфор һәм магний дәрәҗәсен саклау өчен бик кирәк. Мондый гормон, калкансыман биз эшчәнлегендә, иммунитетны арттыруда һәм башкаларда катнаша, – ди белгечләр.
Д витамины дефициты өлкән яшьтәгеләрдә, яңа туган балаларда, авырлы хатын – кызларда ешрак күзәтелә.
Бу витаминны алу өчен кояшта кызынганда ярты сәгать вакыт җитә. Әмма безнең якларда яшәүчеләрнең бу рәвешле витаминны алу мөмкинлеге юк.
Витаминны күпчелек ризык белән, мәсәлән төрле балыклардан: скумбрия, кетадан, шулай ук диңгез продуктларыннан алырга мөмкин. Бу матдә тагын йомырка сарысы, гөмбә, сөт, эремчек, сыр, әфлисун согында, диңгез кәбестәсендә һәм сыер бавырында бар икән.
Нет комментариев